15 нче июнь көнне “Мирас” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Шеңшеңәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Биредә укучылар яңа китаплар белән таныштылар, китаплар белән журналларның аермасын ачыкладылар. 2017 – Экология елы кысаларында, “Без – табигать балалары” дигән әңгәмәдә катнаштылар һәм “Файдалы үсемлекләрне беләсеңме?” викторинасына китап күргәзмәсе аша җавап эзләделәр.
14нче июньдә Смәел авыл китапханәсе балалар өчен, табигатьне саклауны пропагандалаучы , "Мин-табигать баласы" исеме астында могъҗизалар кыры уенын үткәрде.