13 февраль көнне Субаш мәдәният йорты китапханәсендә Әфганстан ветераннары һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының тол хатыны белән Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары очрашты. Очрашу Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган. Мондый чара яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен кирәк.