«Иң яратканыма» мастер – классы

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

«Бергә күңеллерәк» клубы кысаларында Балтачның «Наз» үзәге белгечләре 2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Әниләр көненә багышланган «Иң яратканыма» дигән мастер – класс үткәрделәр.

Балигъ булмаганнар 2 төркемгә бүленделәр. Өлкән төркем өчен социаль педагог Наталья Закирова лекотекада балчыктан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде, ә кече төркем өчен психолог Анна Михайлова сенсор бүлмәсендә релаксация шөгыле үткәрде. Билгеләнгән вакыттан соң, төркемнәр урыннарын алмашты. Әлеге балалар белән киләсе очрашу декабрьдә уздырылырга дип планлаштырыла һәм ул Яңа елга әзерлеккә багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International