Көнкүрештә гаилә иминлеген һәм низагларны кисәтү буенча кайнар линиясе телефоны ачыла

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2019нчы елның 31нче октябрендә көнкүреш гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны ачылачак.

"Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан тәрбия бурычларын тиешенчә үтәмәү,шулай ук гаилә әгъзалары тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультацияне Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International