Игътибар! Аналог телевидениесе туктатылырга 18 көн калды!

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Без кирегә исәпне башлап җибәрәбез – аналог эфир телетапшыруын өзәргә нәкъ 18 көн калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны югары сыйфатта карау өчен, хәзердән  үк әзерләнергә, кирәкле җиһазлар сатып алырга чакырабыз!


Әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе торса, димәк, сез аналог телевидениесен карагыз һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.


• Заманча телевизорлар өчен (2012 елдан соң чыгарылган) бары тик антенна гына кирәк булачак.
• Иске модель телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк. Аны теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатып алырга мөмкин.


Республиканың һәр районында һәм шәһәрендә цифрлы ТВ көйләүдә ярдәм итә ала торган махсус өйрәтелгән волонтерлар бар. Консультацияне шулай ук 8(800)222-87-16 номеры буенча да алырга була.

Балтач районында яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга 8(843) 682-54-39 номерына шалтыратып җавап ишетә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International