Шторм турында кисәтү. Һава торышы

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 19 нчы сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, нигездә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда, урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы көтелә, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән 22-27 м/с тизлектә.

Татарстан Республикасы буенча 2019 нчы елның 18 нче сентябрь 18 сәгатьтән 19 нчы сентябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Аз һәм уртача яңгыр; көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба  күчешле секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр; көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 15-20 м/с тизлектәге җил, көчәйгәндә тизлеге 22-27 м/с ка кадәр җитә. Минималь һава температурасы төнлә +3..+8º. Көндез максималь һава температурасы +10..+15º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International