"Романтик" лагеренда ял итүче балалар һәм яшүсмерләр өчен интеллектуаль уен

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

2019 нчы елның 10 нчы июлендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Романтик» балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайда логика? " исеме астында интеллектуаль уен үткәрделәр. Катнашучылар игътибарына төрле рәсемнәр һәм ребуслар рәвешендә биремнәр тәкъдим ителде. Үз көндәшләреннән тизрәк җавап бирү өчен, фикерләүне, хәтерне, гомум белемнәрне активлаштырырга туры килде! Барлык командалар да мавыгу белән сорауларга җавап бирделәр, мөстәкыйль рәвештә, тиз арада дөрес җавап таптылар. Уен ахырында балалар дәртле музыка астында биеделәр. Биредә дә командалар үзләренең талантларын бик җиңел күрсәттеләр. Мавыктыргыч уен балаларның яшерен мөмкинлекләрен һәм командада эшли белүләрен ачыклады. Киләсе уеннарга көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International