"Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре гаиләләр өчен «Ромашкалы күк»уен программасын үткәрделәр

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019нчы елның 8 нче июлендә "Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаиләләр өчен «Ромашкалы күк»уен программасын СМУ микрорайонының балалар-спорт мәйданчыгында үткәрделәр. Катнашу өчен алдан ук гаиләләр чакырылган иде. Бу-Габделхаковлар гаиләсе, Вафиннар гаиләсе һәм Мәрдәновлар гаиләсе. Һәр гаилә үзенең маршрут бите белән юлга кузгалды. Командалар «Г», «А», «И», «Л» һәм «Ә» станцияләрендә булдылар . Һәр пункт һәркем өчен үзенчә кызыклы булды. Һәр станциядә Ромашка элементлары бирелде һәм "гаилә"нең соңгы станциясендә чәчәк җыйдылар.Һәр гаилә уңай хис-кичерешләр һәм лаеклы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International