Кадерле балтачлылар! 4-5 майда Татарстан башкаласында традицион «Казан марафоны»узачак. Бу халыкара масштабтагы вакыйга, анда ел саен меңләгән йөгереш яратучылар катнаша.
Беренче көнне балалар узышы һәм «ползункилар йөгерүе», шулай ук катнашучылар парады һәм «Пицца»төркеме концерты планлаштырылган. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү шартлары Ак Барс Казан Марафоны 2019 рәсми сайтында.