Кенәбаш авыл китапханәсендә ел дәвамында төрле чаралар үтеп тора. 25 февраль көнне китапханәдә яшьләр арасында шахмат ярышы уздырылды. Ярышта һәр уенчы җиңү өчен бар көчен куйды. Җанатарлар уенчыларга көч биреп тордылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде.