"Әфганстан, истән чыкмас мәңге..." - Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

17 нче февраль көнне Ор авыл клубы уку залында клуб мөдире белән Шеңшеңәр авыл китапханәчесе "Әфганстан, истән чыкмас мәңге..." дип аталган Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе кичәсе үткәрделәр. Чара барышында Ор һәм Шеңшеңәр авылларында яшәүче Әфган сугышы ветераннарына багышланган презентация күрсәтелде. Ветераннар хәрби хезмәт еллары истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр. Әлеге очрашуда Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Салихҗанов та катнашты. Ветераннарны котлап чыгыш ясады һәм яшь буынны оештырылган чараларда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International