Балтач районы ГХАТ(ЗАГС)  бинасында 14 яше тулган балаларга  тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

2018 елның  24 сентябрь  көнендә  Балтач районы ГХАТ(ЗАГС)  бинасында 14 яше тулган балаларга  тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте.

Бәйрәмне ГХАТ бүлек җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова  ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырды.

 Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин  укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Ришат Гыйбадуллин котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру  тәртипләренә тукталып узды.

  Балтач районы яшьләр эшләреһәм  спорт  бүлеге белгече Айсылу  Нуриева  үзенең  матур теләкләрен җиткезеп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International