Балтач районында "Иң тугры дус" акциясе үткәрелде

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

2018 елның 30 июлендә Балтач районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» психологлары полициянең муниципаль хезмәткәрләре белән берлектә «Романтик» балалар лагерендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максаты белән квест-уен оештырды. Уен 4 станциядә үтте. Балалар һәр станциядә хокукый, психологик, социаль характердагы тематик биремнәрне чиштеләр. Балалар уеннарда актив катнаштылар, сорауларга тулы, матур җавап бирделәр.

Шулай ук Халыкара дуслык көне уңаеннан , психологлар «Иң тугры дустыма» дип исемләнгән акция уздырдылар. Һәр теләгән бала үз кулы белән открытка ясады һәм теләгән дустына бүләк итте. Әлеге чарада 110 яшүсмер катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International