8 июль көнне Балтач бистәсенең "Сабантуй" ял һәм спорт паркында районның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов җитәкчелегендә яшь гаиләләр арасында пневматик кораллардан ату ярышы оештырылды. Әлеге чара 8 июль - "Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне" уңаеннан үткәрелде. "Форпост" үзәгенә йөрүче яшүсмерләрнең әти-әниләре дә катнашты. Әлеге ярыш гаилә әгъзаларын тагын да берләштерде һәм якынайтты. Барлыгы 21 кеше катнашты. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.