1 июль көнне Балтач районында удмурт халкының республикакүләм "Гырон-быдтон" бәйрәме узды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

1 июль көнне Балтачыбызның “Сабантуй” ял паркында гөрләп удмурт халкының милли бәйрәме “Гырон быдтон” узды. Әлеге чара республикакүләм булуы белән дә  районыбыз өчен  зур әһәмияткә ия булды.

Әлеге мәртәбәле зур бәйрәмдә 20гә якын район һәм шәһәрләрдән  делегатлар, сәнгать коллективлары, фольклор ансамбльләр катнашты. Бәйрәм кунакларын бәйрәм белән районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев,  ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов,  Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм башкалар тәбрикләде.

Бәйрәмгә килүчеләр иң беренче ат чабышын тамаша кылды. 6 төрдә ярыш үткәрелде. Аннан соң  район башлыгы Рамил Нотфуллин кунакларны районыбыз җирлегендә яшәүче удмурт халыкының тормыш-көнкүреше, яшәеше һәм һөнәрчелеге белән таныштыру максатыннан махсус әзерләнгән утар белән таныштырды. Биредә кунакларга удмурт өе, мунча, келәт, ишегалды күренешләре белән танышып, кунакчыл хуҗаларның милли ризыкларыннан авыз итеп,  күңел ачып, биеп-җырлап алу мөмкинлеге булдырылган иде.

Бертөркем кунаклар һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар мәйдан уртасына үткәч, бәйрәмнең тантаналы ачылышы оештырылды. Җитәкчеләр сәламләвеннән соң төрле бәйгеләр, конкурслар башланып китте. Мәйдан уртасында хуш исләр таратып ботка пеште... Көн дәвамында барган бәйрәмдә удмурт халкы күңел ачты, бәйрәм итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International