“Эшкә - велосипедта” акциясе

2018 елның 18 мае, җомга

 

“Велосипед – безнең иң уңайлы һәм яраткан транспорт төрләренең берсе. “18 нче майда гына түгел - елның һәр көне «Эшкә велосипедта” акциясе”,- диләр Балтачның “Наз” халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре. Аяз көндә ике тәгәрмәчле  дус социаль хезмәткәрнең эшен күпкә җиңеләйтә: аның белән карамакта булган өлкәннәргә кирәкле дарулар, ашамлыклар алырга, шулай ук үтәсе юл озынлыгын күпкә кыскартырга була.

Велосипед белән Үзәкнең башка хезмәткәрләре дә куллана. Аның белән социаль тернәкләндерү бүлегенә  килергә дә җайлы, Чепья авылының озынлыгы 3 чакрым тирәсе.

Велосипед – җайлы һәм бюджет транспорт төре гена түгел, ул аерым кием һәм физик әзерлекне дә сорый. Шулай ук сәламәтлекне ныгыта һәм кәефне күтәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International