2018 елның 17 маенда Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз- үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
Тактик өйрәнүләргә кадәр бүлекчәнең белгечләренә инструктаж үткәрелде, янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелеп үтте.
Өйрәнүләрдән сон ПСЧ - 110 ФГКУ «7 ОФПС по РТ» җитәкчесе Рифнур Сагитов гадәттән тыш хәл вакытында нинди телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртеп үтте, өйрәнүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.