7 май көнне Пыжмара авыл жирлеге авылларында яшәүче Бөек Ватан Сугышында һәлак булган ветераннарның тол калган тормыш иптәшләренә, ТР президентының котлау открыткалары, бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Шулай ук җирлектә яшәүче Тыл ветераннары “КАМА” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, РайПО, Общепит тарафыннан әзерләнгән котлаулар һәм бүләкләр алды.