3 майдан кинотеатрларда Константин Хабенскийның "Собибор" исемле тарихи фильмын күрсәтә башладылар. Әлеге фильм Россиия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән һәм Бөек Ватан сугышы вакытында нацистларның үлем лагерендә бердән-бер уңышлы баш күтәрү очрагына багышланган.
Әлеге лагерь 1942 елдан 1943 елга кадәр эшләгән. Александ Печерский җитәкчелегндәге интернациональ баш күтәрүдән соң үз эшчәнлегеннән туктаган.