“Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, 2-5 апрель көннәрендә районыбызда 4 зонада - Норма, Нөнәгәр, Түнтәр, Карадуган мәдәният йортларында фестивальнең сайлап алу турлары үткән иде. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана.
Ә менә кичә - 12 апрель кичендә район мәдәният үзәге сәхнәсендә ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Сайлап алу турларында уңыш казанган талантлы ветераннар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбль“, “Хореография“, “Вокал-инструменталь ансамбль“, “Хор коллективы”, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләре буенча кабаттан үз осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләребез 17 апрель көнне фестивальнең зона сайлап алу турында, Кукмара районы сәхнәсендә мәртәбәле жюри комиссиясе каршында имтихан тотачак.