Социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

 7 нче март көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Укуда Балтач полиция тикшерү бүлеге җитәкчесе Ринат Сәгъдиев «Экстремизмга каршы» дигән темага чыгыш ясады.

«Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова социаль һәм медицина хезмәткәрләрен этика кагыйдәләре белән таныштырды. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тестлар үткәрде.

«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасы (дарулардан файдалана алулары) буенча аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеген кабат мәртәбә аңлатты.  

«Наз» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина социаль һәм медицина хезмәткәрләргә отчет тутыру буенча аңлатты.

 Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гүзәл Зиһаншина эмоциональ хәләтне тикшерү максатынна тест үткәрде, һәрберсен нәтиҗәләре белән таныштырып та үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International