6 январь көнне Чапшар авыл клубында Гаязовлар гаиләсенә багышлаган “Сез кабызган утның яктысы-безнең гомернең балкышы!” дип исемләнгән бик мәгънәле, зур эчтәлекле кичә үтте. Кичә авылыбыз имамы Мулланур абыйның Коръән укуы белән башланып китте. Кичә Мөнирә апаның укучылары чыгышы белән дәвам итте. Һәрберсе бик мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек итеп мәктәп елларын искә алдылар (55 ел әлек булган вакыйгалар). Чапшарда туып үскән , танылган шаржчы, Россиянең рәссамнәр оешмасы әгъзәсе , Ватаным Татарстан газетасы редакциясендэ эшләүче Зөлфәт абый Хайруллин да Мөнирә апаны хөрмәтләп кичәдә катнашты. Ул- Мөнирә апаның укучысы да. Кичәнең азагында Мөнирә апа "Кыңгыраулы яшел гармун" шигырен сөйләп, җырлап рәхмәт хисләрен белдерде.