«Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2021 елда «Игелек җире» Татарстан Республикасы муниципаль районнары оешмаларына (учреждениеләренә) ярдәм итү буенча республика конкурсы үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль районнарында волонтер оешмаларын тотрыклы үстерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, шулай ук волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру максатларында гамәлгә ашырыла.
Конкурсны үткәрү вакыты: 2021 елның 5 июленнән 20 сентябренә кадәр.