Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 август 22 сәгатьтән 4 август 22 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, көчле яңгыр, җилнең тизлеге 17-22 м/c, урыны белән 25 м/c кадәр (Казан шәһәрендә – 4 августта 03 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр) көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.