Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында аеруча киеренке хезмәт көче таләп итә торган чор. Җәйге көн ел туйдыра диләр, печән хәзерләү, сенаж салу, урып-җыю, көзге уҗым культуралары өчен җир хәзерләү, туңга сөрү эшләрен комплекслы оештырып алып бару - нәтиҗәле хезмәтнең төп нигезе.

Саннарга тукталсак, 30 июль көненә күмәк хуҗалыкларда барлыгы 11 мең 394 тонна печән (7 мең 26 тоннасы шәхси хуҗалыкларга бүлеп бирелгән), 99 мең 879 тонна сенаж хәзерләнгән. Җәйнең эссе-яңгырсыз булуы, печәннең массасына тискәре йогынты ясады. Шулай да кырларда терлек азыгы хәзерләү эшләре тынып тормый, чөнки кышлату чорын мөмкин кадәр уңышлы үткәрү, нәкъ менә шушы чордагы җитештерүчән эшчәнлеккә бәйле.
Урып-җыю кампаниясе барышында, быел районыбыз игенчеләре алдында 30 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларны суктырып алу бурычы тора. Бүгенге көндә барлык мәйданның 14 мең 245 гектарында игеннәр суктырылып, амбар хуҗалыклары тулаем 26 мең 35 тонна яңа икмәк уңышы белән тулыландырылган. Район буенча уртача уңыш күләме гектарыннан 18,3 цетнерны тәшкил итә.

Табигатькә август ае якынлаша. Гадәттә, районыбыз күмәк хуҗалыклары август ае урталарыннан соңга калмыйча көзге уҗым чәчүгә керешеп китәләр иде. Быел да чәчү эшләрен үзвакытында башлап җибәрү һәм кыска срокларда башкарып чыгу һәр хуҗалык алдында торган өстенлекле бурыч. Хәзерге вакытта район күмәк хуҗалыкларында көзге чәчү өчен 7 мең 556 гектарда җир хәзерләнгән, уҗым культуралары чәчүне 9 мең гектарда башкару планлаштырыла. Туңга сөрү эшләре 39 мең гектар мәйданда башкарылырга тиеш булып, бүгенге көндә эшкәртелгән мәйданнар 6 мең 932 гектарны тәшкил итә.

Басу-кырларда хезмәт кайный, шуңа өстәп игенче-механизаторларның, шофёрларның да тырышлыгы, сабырлыгы, фидакарьлеге сынала. Нинди генә җаваплы кампанияне алсак та, эшне оештырганда сыйфат мәсьәләсе һәм эшче көчнең хезмәткә җаваплы карашы иң алдынгы сызыкта булырга тиеш. Муниципаль район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин боерыгы нигезендә, сыйфат буенча эшче комиссияләр күмәк хуҗалык кырларына рейдлар белән чыга башладылар. 29 август көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев, Балтач районы авыл хуҗалыгы профсоюз оешмасы рәисе Марина Ишмурзина, «Хезмәт» газетасы журналисты Зәлия Фәйзрахманова һәм «Земля-землица» газетасыннан килгән корреспондент Владимир Белосков «Активист», «Труд», «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыклары кырларына чыгып, урак өсте кампаниясе, терлек азыгы хәзерләү, зәп сөрүе, җир хәзерләү эшләре барышына күзәтү ясадылар. Рейд вакытында комбайннарның төзеклеге, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше, хезмәт сакланышы буенча җаваплы белгечләр белән тәэмин ителеш, бөртек ташу, салам җыюга куелган таләпләр үтәлешенә зур игьтибар бирелде. Шулай ук игенчеләребез һәм аларның ярдәмчеләренә Балтач районы авыл хуҗалыгы профсоюз оешмасы тарафыннан фидакарь хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хезмәтенә күрә хөрмәтен тоеп эшләгәндә, игенчеләребез быел да җаваплы чорда сынатмас. Инде алдагы көннәрдә районыбызда игенчеләргә тәүге сертификатларны әзерләп тапшыру һәм быелның беренче вымпел иясен бүләкләү дә планлаштырыла. Табигать уңай һава торышы белән сөендергәндә, урып-җыюда удар темплар югалмасын! Хәерле хезмәт көннәре, игенчеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International