«Йөрәктән йөрәккә» хәйрия чарасы

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

19 июль көнне Балтач «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлегенең ял итү зонасында «Йөрәктән йөрәккә» дигән хәйрия чарасы булып узды. Чара «Наз» республика хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Чарада социаль хезмәт алучылар: социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе реабилитантлары, инвалид балалар һәм якын-тирә авыл җирлекләрендәге күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты.

Чара барышында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Катнашучылар җырчы Гүзәл Җәләлова һәм Ландыш Димиева шигырьләре белән хозурланды. Музыкаль ярдәмне район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тәэмин итте.

Эльмира Мофаздалова җитәкчелегендә балалар рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар һәм гаҗәеп диңгез пейзажлары булдырдылар. Бу көн истәлеге итеп аларга йомшак уенчыклар, кысаларда үз картиналары тапшырылды, балалар үзләренең куркуларын җиңделәр, яшерен талантларын ачтылар. Чарада катнашкан әти-әниләр дә читтә калмады, музыка астында рәсем ясарга кушылды.

Чара ахырында Казан фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова тормыш иптәше белән катнашучыларны кечкенә генә күчтәнәчләр һәм бүләкләр – бүлмә гөлләре белән сөендерделәр. Барлык катнашучылар да саф һавада үткәрелгән чараның күңеллелеген һәм оешканлыгын билгеләп үттеләр. «Бүгенге көн якты кояшлы чара буларак истә калачак, концертта өлкәннәр күңел белән ял иттеләр, балалар яңа күнекмәләр генә алып калмыйча, барыннан да элек, тырышлык белән иң катлаулы бурычны хәл итеп булуын исбатладылар», - диде саубуллашканда «үзенчәлекле» бала әнисе.

Чара коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмауны исәпкә алып үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International