«Россиянең яшь эшмәкәре-2021» Бөтенрәсәй конкурсы

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә ярдәм итү, шулай ук яшь эшмәкәрләрне «Россиянең яшь эшмәкәре» Бөтенроссия конкурсында катнаштыру максатында «Россиянең яшь эшмәкәре-2021» конкурсының төбәк этабы үткәрелә.

Конкурс Россия Федерациясе территориясендә яшьләр арасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының иң яхшы эшмәкәрлек практикаларын ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурста 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Татарстан халкы, Россия Федерациясенең үзмәшгуль гражданнары катнаша ала.

Конкурс 10 номинация буенча үткәрелә:

  • «Интернет-эшмәкәрлек»
  • «Франчайзинг»
  • «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы»
  • «Сәүдә»
  • «Социаль өлкәдә эшмәкәрлек»
  • «Җитештерү»
  • «Хезмәт күрсәтү өлкәсе»
  • «Инновацион эшмәкәрлек»
  • «Халыкара эшмәкәрлек»
  • «Үзмәшгульләр»

Конкурсны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Яшь белгечләргә ярдәм итү үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе ярдәмендә үткәрелә.

Катнашу өчен https://mpr2021.ru/rt  сылтамасы аша керергә:

  • Конкурста катнашу өчен гариза калдырырга;
  • Теркәлүдән соң электрон почтага килгән анкетаны тутырырга;
  • Тутырылган анкетаны 2021 нче елның 20 августы, 22.00 сәгатькә кадәр molpred2021rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International