Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр! Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе – Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларга рәхмәт. Бу еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте. Аерым рәхмәт сүзләремне ата-аналарга җиткерәм. Балаларының уңышлары аларга яратулары, кайгыртучанлыклары, сабырлыклары өчен бүләк булсын.
Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын, кадерле чыгарылыш укучылары! Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга насыйп булсын!
Хөрмәт белән Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин