«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен илтүне дәвам итәләр.
Район үзәк хастаханәсендә график буенча авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза. Өлкән яшьтәге гражданнарны юл буе социаль хезмткәрләр озата бара, хастаханәдә аларны шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала.
Илкүләм проект чаралары ярдәмендә өлкән кешеләр авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру, шулай ук өстәмә тикшеренүләр узалар.