Autism Speaks фонды инициативасы белән ел саен 2008 елдан башлап 2 апрель көнендә аутистларга һәм аларның гаиләләренә бердәмлек йөзеннән, «Зажги синим» Бөтендөнья акциясе үткәрелә. Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылдылар.
Көндезге төркемгә йөрүче социаль хезмәт алучылар да әлеге акциягә кушылды. Зәңгәр төс эгидасы астында узган чара аеруча кызыксыну уятты. Аларның һәркайсы мәгълүмати әңгәмәдә, плакатлар әзерләүдә һәм «Зажги синим» акциясе эмблемасын җыюда актив катнаша алды. Очрашу уртак фотосессия белән тәмамланды.