Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары мастер-класс үткәрде

2021 елның 30 марты, сишәмбе

29 март көнне Балтачыбызда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады, ә соңыннан сәнгать мәктәбе укучылары өчен вокал, халык биюе һәм музыка уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар үткәрелде. Җылы атмосферада узган, үтемле дәресләрдән соң, укучылар чын артистлар булып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга теләүләрен әйттеләр. Чын остазларның мастер классларында катнашу укытучылар өчен дә бик мөһим чара булды. Ансамбль белән хезмәттәшлек дәвамлы булса иде дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International