Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 март көнне тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышын Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы алып барды.

Комиссиягә эш бирүче, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде. Утырыш барышында предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга һәм алар белән өстәмә килешүләр төзергә тәкъдим ителде. Алдагы хисап нәтиҗәләре буенча әлеге тәкъдимнәрнең үтәлеше турында анализ ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International