2013 нче елның 30 ноябрендә Салавыч авылы мәдәният йортында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән “Газизләрдән-газиз Әнкәйләр ” исемле Әниләр көненә багышланган кичә узды. Бәйрәмебез җыр-биюләр, шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды. Залга “Мәңгелек наз җирдә – Аналарда” дип исемләнгән хатын–кыз язучыларның яңа китапларыннан, әниләр көненә багышланган газета–журналлардан күргәзмә эшләнде. Кичәгә килгән тамашачыларга “Гүзәлләр – гүзәллек тудыра”, “Барысы да әниләр турында” исемле кузәтүләр үткәрелде.