Тамчы-шоу "Тирәлек - диңгездә, зирәклек - белемдә"
4 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныфы укучыларының "Дуслык"һәм "Яшьлек" командалары катнашында "Тамчы-шоу" уены узды. Уен биремнәре 2013 ел - Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елына карата төзелгән иде. Укучылар сорауларга җавап табып, үзләренең белемнәрен, өлгерлекләрен сынадылар. Җиңүче булып "Яшьлек" командасы танылды. Кичәдә шулай ук иң күп китап укучы да билгеләп үтелде. Ул исемгә Зиннәтуллина Зилә лаек булды.
jpg
Скачать текст
JPG, 4.85 Мб