27 нче сентябрь көнне МБДОУ “Балалар бакчасы №2”нең мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары үзәк балалар китапханәсендә узган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 105 еллыкка багышланган “Дус булуга ни җитә” исемле балалар иртәсендә кунакта булдылар. Әкият геройлары Куян кызы, Чукмар белән Тукмар нәниләрне яраткан язучыларының әкиятләре белән таныштырып төрле уеннарда катнаштырып, көчләрен сынады.