"Ике уйла, бер эшлә"
20 нче сентябрь көнне үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4 А, Б сыйныфы укучылары катнашында төрле куркыныч очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, терроризм, экстремизм кебек тискәре, кешелек дөньясы өчен куркыныч булган күренешләрне булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне аңлатып "Ике уйла, бер эшлә" исемле викторина үтте. Викторина балалар өчен якын булган татар, рус, дөнья халыклары әкиятләрен кулланып төзелде.Викторина алдыннан балалар китапханәнәгә килә торган вакытлы матбугаттан әлеге теманы чагылдырган мәкаләләр һәм А.Галиеваның "Соңгы каникул" китабыннан "Маньяк" хикәясе белән танышып фикер алыштылар.20 нче сентябрь көнне үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4 А, Б сыйныфы укучылары катнашында төрле куркыныч очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, терроризм, экстремизм кебек тискәре, кешелек дөньясы өчен куркыныч булган күренешләрне булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне аңлатып "Ике уйла, бер эшлә" исемле викторина үтте. Викторина балалар өчен якын булган татар, рус, дөнья халыклары әкиятләрен кулланып төзелде.Викторина алдыннан балалар китапханәнәгә килә торган вакытлы матбугаттан әлеге теманы чагылдырган мәкаләләр һәм А.Галиеваның "Соңгы каникул" китабыннан "Маньяк" хикәясе белән танышып фикер алыштылар.
jpg
Скачать текст
JPG, 4.66 Мб