"Югалган эзләр буйлап"

Туган төбәгебезнең, районыбызның тарихы хакында язган китаплар биһисап. Бүген инде безнең тагын бер куанычлы яңалыгыбыз, зур байлыгыбыз бар: ул - Ленура Габделхак кызы Сафинаның "Югалган эзләр буйлап" дип аталган Балтач авылы тарихыннан сәхифәләр китабы. Бу олы хезмәттә Балтачка нигез салынуга бәйле мәгълүматлар документаль дәлилләр, фаразлар, шәҗәрәләр, географик сызымнар белән баетыла. Борынгы Балтач күренешләре, базарлар, байларның йортлары, авылдашларның фотосурәтләре, өлкәннәрнең сөйләп-язып калдырган хатирәләре һ.б. бик күп эзләнү нәтиҗәләре китапны кызыклы, мавыктыргыч итә.

Хөрмәтле райондашлар, әлеге китапны Үзәк китапханәдән һәм районыбызның барлык китапханәләреннән дә алып таныша аласыз.

jpg
Скачать текст
JPG, 4.13 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International