Соңгы елларда тормышыбызга яман күренешләр, чит агымнар үтеп керде. "Терроризм" һәм "экстремизм" дигән төшенчәләр хәзерге тормышның иң куркыныч һәм фаразлап булмый торган күренешләреннән санала. Әлеге афәтләрне кисәтү, халыкка аларның асылын аңлату максатыннан, Үзәк китапханәнең уку залында "Явызлык чоңгылы" дигән исем астында көндәлек матбугат материаллары, методик ярдәмлекләр, китаплар тупланган тематик почмак эшли. Уку залына рәхим итегез!