"Я выбираю жизнь!" китап күргәзмәсе
16нчы сентябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Үзәк китапханәнең уку залында "Я выбираю жизнь!"  дип аталган китап күргәзмәсе эәли башлады. Күргәзмәгә куелган материалларда наркомания кебек тискәре күренешкә белгечләр фикере; әти-әниләргә, укытучыларга төпле киңәшләр; наркотикларның тормышка җимергеч тәэсире яктыртыла. Сез күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган язмалар белән дә таныша аласыз. Сезне Үзәк китапханәнең уку залында көтеп калабыз.
jpg
Скачать текст
JPG, 2.94 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International