2 нче сентябрь көнне Балтач балалар үзәк китапханәсе мавыктыргыч белем иленә аяк атлаган гимназиянең 1 А, 1 Б, 1 В сыйныфлары укучыларын “Белмәмеш китаплар илендә” дип аталган китап бәйрәмендә кабул итте. Балалар рус язучысы Николай Носовның “Белмәмеш маҗаралары” исемле әкият-повесте геройлары Беләмән, Белмәмеш, Ачыташ һәм Рәсемҗан яшь китап сөючеләрне төрле уеннарда катнаштырдылар.