Алтын коз - 2013
Үзең тырышып үстергән уңышның муллыгын күреп күңел сөенә. Ә сөенечне башкалар белән бүлешү үзе зур шатлык ул. Үзәк китапханә тарафыннан үткәрелгән "Алтын көз - 2013" бәйгесе бакча уңышының муллыгы белән куандырды. Бәйгедә тәкъдим ителгән композицияләр зәвыклылыгы, матурлыгы, эчтәлеге белән җәлеп итте.
"Иң матур чәчәк бәйләме" номинациясендә Борнак авылыннан Габдуллина Лидия җиңүче булды.
“Иң эчтәлекле композиция” номинациясендә Шөңшеңәрдән Гайнуллина Раушания һәм Мөхәммәдиева Гөлүсәләр I урынны; Ярак Чурмадан Алексеева Нина II урынны яуладылар.
"Гигант - 2013" номинациясендә Карык Сермадан Камаева Нина гигант кабак; Чепьядан Әхмәтова Фәридә – гигант суган; Урта Көшкәт авылыннан Николаев Олег – гигант алмалары белән шаккаттырдылар.
“Табигать могҗизасы” номинациясендә Нөнәгәр авылыннан Закирова Гөлүсә I урынга; Субаш авылыннан Әхмәтшина Рәзинә II урынга, Карык Серма авылыннан Якимова Людмила III урынга лаек булды.
“Иң зур яшелчә” номинациясендә Чепья авылыннан Гарифуллин Габдулла иң зур бәрәңге; Бөрбаш авылыннан Галимҗанова Фирдания - иң зур чөгендер; Балтачтан Каюмова Гөлфинә - иң зур кишер; Нөнәгәрдән Әсхәдуллин Ришат - иң зур көнбагыш; Түнтәрдән Нуруллина Рәйханә - иң зур помидор; Арбордан Сәләхетдинова Гүзәлия - иң зур кәбестә, Чепьядан Әхмәтова Фәридә - иң зур сарымсак; Кили авылыннан Мәннанова Миләүшә - иң зур ташкабак үстерүчеләр булып танылдылар.
Мул уңышлы бакча хуҗасы булып, Нөнәгәр авылыннан Гарипов Нотфулла танылды.
jpg
Скачать текст
JPG, 3.74 Мб