ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Мортазина Рокия  Әхмәдулла кызына  10 май көнне 90 яшь тулды. 

Кече Лызи авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә.

27.04.2018 Нөнәгәр мәдәният йортында җирле шагыйрә Гафиятуллина Рауза Габдулла кызының “Сүрелмәс хисләр” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда “Балалар мәсьәләсе” дип аталган Хокукый ярдәм көне уздырылачак.

"Үлемсез полк" акциясе  районыбыз җирлегендә узган һәр митингта да  оештырылды, ул Җиңү көненең  бер күркәм, яңа традициясенә әверелде. Быел районыбызда барлыгы әлеге полкка 3650 кеше катнашуы  мәгълүм. Ә район үзәгендә узган Җиңү Парадында полкта узу өчен 550 кеше теркәлгән. Катнашучылар саны тагын да күбрәк булды дип әйтергә мөмкин. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар һәм өлкәннәр арасында да портретлар күтәреп чыгучы активистлар күп иде. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган Парадта балтачлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  исеменнән районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.

7 май көнне Пыжмара авыл жирлеге авылларында яшәүче Бөек Ватан Сугышында һәлак булган ветераннарның тол калган тормыш иптәшләрен котлап үттеләр

08.05.2018 Нөнәгәр авыл җирлегендә Бөек җинүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International