ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләре буйлап “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” ( «Письма военных лет 1941–1945 годов») дип аталган күчмә фотокүргәзмә эшләп килә. Бүгенге көндә күргәзмәләр Баулы, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнарында, Чаллы һәм Түбән Кама һәм башка шәһәр-районнар аша  үтте.

Бу  күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге уникаль проект  Җиңү бәйрәменә кадәр республиканың  һәр районын урап чыгачак. 9-Май бәйрәмендә күргәзмәне Казанда тәкъдир итәләр. Анда инде 55 фотобанер урын алачак дип көтелә.  

“Тарихи хәтер” федераль проектына Татарстан 2017 елның 22 июнендә кушыла. Республикадагы барлык музейлар дәүләт архивына сугыш хатларының күчермәсен җибәрә. Аларны электрон вариантка әйләндерәләр.  Хатларны  http://татархивы.рф/ru  сайтына кереп уку мөмкинлеге дә бар. Барысын да түгел, фотокүргәзмә өчен үтә дә эчтәлекле хатларны сайлап алалар. Пунктуация, грамматик хаталарны төзәтмиләр, ничек бар - шулай бастыралар.

“Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә күргәзмә 22-23 март көннәрендә Балтачка да кайтып җитәчәк. Күргәзмә эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләрне район мәдәният үзәгенең икенче катында көтеп калабыз.

Күргәзмә 22 март көнне 9.00 – 17.00 сәгатьләрдә, ә 23 мартта  8.00 – 13.00 сәгатьләрдә эшли. Рәхим итегез!

Хөрмәтле иптәшләр! 19 март – илебезнең Хәрби су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.

Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Районыбызда яшәүче диңгезчеләрнең барысы да диярлек атом-төш көймәсендә хезмәт иткән курку белмәс егетләр. Ил чикләрен иксез-чиксез су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.

 

Татарстан республикасы буенча барган “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында 2018 нче елнын 18 нче мартында социаль хезмәт күрсәту үзәге белгечләре, социаль һәм медицина хезмәткәрләре, карамакта булган өлкәннәребез һәм социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар  Президент сайлауларында актив катнаштылар.

 

2018 елнын 17 мартында “Язгы мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хайруллина карамактагы ветераннарны өйгә барып котладылар.

2018 елның 16нчы мартында Балтач районының 8 күп балалы һәм 2 карамакка бала алып тәрбияләүче гаилә Казан циркын капиталь ремонттан соң тантаналы ачу чарасында катнашты.

Районның территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 24 мең 399 кеше сайлауда катнашкан.   Балтачта РФ Президентын сайлауга килүчеләр 95 процентны тәшкил иткән.

Бабурин  Сергей  Николаевич  - 0,39

Грудинин Павел Николаевич – 6,7

Жириновский Владимир Вольфович  – 1,09

Путин Владимир Владимирович – 89,58

Собчак Ксения Анатольевна – 0,82

Сурайкин Максим Александрович – 0,28

Титов  Борис Юрьевич – 0,32

Явлинский Григорий  Алексеевич – 0,54

Районда 18 мартта Россия Президенты өчен тавыш биргәндә участокларда сайлаулар барышы тыныч, имин  шартларда  үтте, тәртип һәм закон бозу очраклары теркәлмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International