ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Балтачыбызда бик тиздән халыкның күптән зарыгып көткән тагын бер зур объекты кулланылышка тапшырылачак. Бу әлбәттә - бассейн! Аңа күптән түгел "Дулкын" дигән матур яңгырашлы исем дә бирелде. Бассейнны ачу тантанасы 26 гыйнварга дип планлаштырыла. Чарада республика җитәкчелегеннән дәрәҗәле кунаклар, күренекле шәхесләр катнашуы көтелә. ​

19 нчы гыйнвар көнне Шеңшеңәр балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Шеңшеңәр авыл китапханәсендә “Китап дигән могҗиза!” библиографик дәрес үткәрелде.  Тәҗрибә шуны күрсәтә – балада  укуга, белем алуга теләк тәрбиялим дисәң, кечкенә чагыннан ук аңарда китапка мәхәббәт уятырга кирәк. Шул максаттан чыгып үткәрелгән дәрес вакытында балаларга кычкырып китап-журналлар укылды, бергәләп аларның эчтәлеге ачыкланды. Шул ук вакытта китап, андагы геройлар,вакыйгалар турында төрле табышмаклар, башваткычлар куллану да отышлы. Интернет челтәрендәге “Бала.РФ.” сайтыннан да даими файдаланып, балалар өчен язылган электрон әсәрләр аша да китапка кызыксыну уятырга мөмкин.  Балаларга китапханәдә бик ошады. Алга таба да даими очрашып торырга сүз куештык.

18 нче гыйнварда  Смәел авыл китапханәсе  “Сандугач” балалар бакчасында Шарль Перроның тууына 390 ел тулу уңаеннан “Без әкият яратабыз” дип исемләнгән әдәби иртә уздырды.Чара  кечкенә укучыларда әкият укуга кызыксыну уяту, дөнья балалар әдәбияты үрнәкләрен танып белү максатыннан  үткәрелде.

Узып киткән  2017 елда  район ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән  алынган  күрсәткечләргә күз салсак,  кайбер кызыклы гына  фактларга да тап буласың.  Иң яшь һәм  өлкән яшьтәге кияү белән кәләш һәм әти-әниләр арасында шактый гына зур аермалыклар күзәтелә. Балтачта иң яшь кәләш  тә,  иң яшь әни дә 18 яшьтә яки  66да да гаилә коралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International