Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 13 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Экскурсияне бүлек командиры Перемечев Э.Н. үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искәртеп үтте hәм янгыннан саклану чаралары турында сөйләде.

Экскурсия барышында Эдуард Николаевич янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары нинди җайланмалар белән җиhазландырылган, юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.

Экскурсия ахырында кабаттан янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте. Мондый экскурсияләр тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уята, коткаручылар hөнәренә хөрмәт тәрбияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International