Балтач гимназиясе укучыларының Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашуы

2020 елның 14 феврале, җомга

12 февраль көнне Балтач «Форпост» үзәге Балтач гимназиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Балтач гимназиясе укучыларының Бөек Ватан сугышы ветераны Хасбиуллин Мансур Хисмәт улы белән очрашуын уздырды.

Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Балтач гимназиясе директоры Р. К. Мөхәрләмов, педагог-оештыручы Р.Р. Шәрипова, Балтач гимназиясе педагогик составы, «Форпост» хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты.           

Чараның максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, илебезнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү, ветераннарга хөрмәт тәрбияләү, дәүләт тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт һәм Ватанны саклаучылар истәлегенә багышлап укучыларда тарихи хәтер тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International