25 гыйнвар көнне Шубан мәдәният йортында студентлар өчен "Сессиядән сессиягә студентлар күңелле яши" дип аталган очрашу кичәсе үтте. Профориентацион юнәлешле чара буларак, 9-11 сыйныф укучылары да очрашуга чакырдылды. 1 нче өлештә студент тормышы турында әнгәмә, түгәрәк өстәл булды. Ә аннары студентлар логик биремнәр чиштеләр һәм күңелле уеннар уйнадылар.