24 гыйнвар көнне Түнтәр авылы шугалагында 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Әфган сугышы ветераны Зәйнетдинов Ришат призына хоккей турниры булып узды. Ярышта 5 команда катнашты: Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе, Түнтәр урта мәктәбе һәм Салавыч лицее командалары. Барлыгы 48 спортчы.
Призлы урыннар яулаган командалар:
1 урын - Карадуган гимназиясе
2 урын - Балтач урта мәктәбе
3 урын - Салавыч күппрофильле лицее