14 гыйнвар көнне Каенсар авылы МТФында һәм Субаш мәдәният йортында Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгы базасында 2019 елда терлекчелек эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә Балтач район башлыгы Нутфуллин Р.Р., Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәбиуллин Ф.Р., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү - маркетинг бүлеге консультанты Низамиева Р.Р. катнашты. Шулай ук Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.