Гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр

2019 елның 13 декабре, җомга

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре вакытында  террорчылык актларын кисәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү hәм саклык чараларын арттыру максатыннан 2019 елның 11 декаберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенең отдел командиры Перемечев Э.Н.  тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте. 

Өйрәнүләргә нәтиҗә ясап Эдуард Николаевич тернәкләнү узучыларны яңа ел бәйрәме вакытында кеше күп җыелган урыннарда уяу булырга,  көнкүрештә кулланыла торган электр приборлары белән эшләгәндә саклык чараларын төгәл үтәргә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International